Бәйрәм “Карга боткасы”
Карга боткасы- бик борыннан килгән йола. Бу язның беренче бәйрәме, карга каргалар кайткач, ашлыклар уңсын, дөньялар тыныч торсын дигән ният белән эшләнгән.
20-нче апрель көнне Булат авылы халкы белән бик матур бәйрәм, “Карга боткасы” үткәрдек. Борыннан килгән уеннар уйнадык, казан асып ботка пешердек, самауыр куеп чәй кайнаттык. Бәйрәм бик күңелле үтте, барлык авылдашларга зур рәхмәт.